Абхазиядә чираттан тыш президент сайлавында Александр Анкваб җиңгән

Абхазиядә чираттан тыш президент сайлавында вице-президент, ил башлыгы вазифаларын үтәүче Александр Анкваб җиңгән.

Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, ул 55%ка якын тавышка казанган.

Аның көндәшләре булган премьер-министр Сергей Шамба һәм оппозиция партия җитәкчесе Рауль Хаджимба сайлаучыларның 21 һәм 20%ка якын тавышын җыйган.

Хаджимба сайлау вакытындагы хәрәмләшүләр мөмкинлеген әйтте. Ләкин хакимият сайлау барышында бернинди дә шикаять булмавын белдерде.

Чираттан тыш сайлау элекке Абхазия президенты Сергей Багапшның үлеме сәбәпле үткәрелде.