Молдова бәйсезлекнең 20 еллыгын бәйрәм итә

Молдовада бәйсезлекнең 20 еллыгын билгеләп узалар. Бәйрәм тантаналары молдован дәүләтчелеге башында торган дип саналган Штефан Великий һәйкәленә чәчәкләр куюдан башланды. Анда ил җитәкчеләре, министрлар һәм депутатлар катнаша.

Шуннан соң хәрби парад, җырлы-биюле тамашалар каралган.

Җомга көнне Кишиневта узган тантаналы кичәдә бәйсез Молдованың барлык президентлары да катнашты.

Бәйсезлек декларациясен парламент депутатлары 1991 елның 21 августында хуплады.