Нигериядә су басудан 20 кеше үлгән

Җомга көннән бирле дәвам иткән яңгырлар нәтиҗәсендә су баскан Нигериянең көньяк-көнбатышындагы Ибадан шәһәрендә 20 кеше үлгән һәм меңнәрчәсе күченергә мәҗбүр булган.

Көчле су агымы сәбәпле дамба һәм күперләр җимерелгән.

Нигериядә су басулар ел саен була, әмма гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре быел яңгырлар аеруча да күп булачагын алдан ук кисәткән иде.