Сүриядәге берничә шәһәргә кабат гаскәрләр кертелгән

Сүриянең Һомс вилаятендә хөкүмәткә каршы демонстрация

Бүген Сүриядә иминлек көчләре илнең үзәк өлешендә һәм Төркия чиге буендагы берничә шәһәрдә махсус операция үткәрде. Активистлар әйтүенчә, берничә кеше үтерелгән.

Анда яшәүче гади халык, гаскәрләр кешеләрнең күпләп Төркиягә качуына киртә куярга тырыша, дип белдерә. Активистлар әйтүенчә, бүген хөкүмәт гаскәрләре танклар белән илнең үзәк өлешендәге Һомс һәм Һама шәһәрләренә кергән.