Һааг мәхкәмәсе Момчило Перишичуга хөкем карары чыгарды

Момчило Перишичу

Һаагтагы халыкара трибунал элекке Югославия армиясенең хәрби җитәкчелеге башлыгы Момчило Перишичуны 27 елга төрмәгә ябу карары чыгарды. Ул 1990-нчы елларда Балкандагы сугыш вакытында хәрби җинаятьләрдә һәм кешелеккә каршы җинаятьләрдә гаепләнә.

Мәхкәмә Перишичуны хәрби җинаятьләр кылган, шул исәптән Сребреницада сигез мең мөселман малайны һәм ир-атны үтергән Босния сербларына хезмәттәшлектә, аларга финанс, техник ярдәм итүдә гаепләде.

Перишичу гаепләүләрнең берсен дә танымады. Бу эшне караган мәхкәмә өч ел дәвам итте, йөздән артык кеше шаһит буларак катнашты.