Очкычта Казан белән Мүнһен арасы башта 50 доллар булачак

Кичә Ак Барс Аэро һава ширкәтенең Канадада эшләнгән CRJ200 очкычы Германиянең Мүнһен шәһәренә беренче очышын ясады. 50 кешелек очкычта бары тик тугыз гына юлчы бар иде.

Һава ширкәте генераль директоры Петр Турбаев сүзләренчә, пассажирларны җәлеп итү өчен башта бер якка очу бәясе 50 евро (2 мең сум тирәсе) булачак, аннан соң бәяләр күтәреләчәк. Мүнһеннән Европага очучы башка һава ширкәтләре белән дә килешүләр төзеләчәк.

Очышлар әлегә атнасына бер тапкыр чәршәмбе көннәрендә булачак. Очкычлар Казан белән Мүнһен арасын дүрт сәгатьтә үтә.