Берлинда террор гамәле планлаштыруда шикләнелгән икәү кулга алынган

Берлинда террор гамәле планлаштыруда шикләнелгән ике ир-ат кулга алынган. Бу хакта бүген Берлин полициясе хәбәр итә.

24 яшьлек Ливаннан чыккан Германия ватандашы һәм 28 яшьлек Газзә сызыгында яшәүче шартлаткыч ясаганда кулланырга мөмкин булган зур күләмдә химик матдә сатып алган.

Бүген полиция аларның фатирларында һәм кулга алынганнар күп вакытларын уздыра торган Берлиндагы Ислам мәдәният үзәгендә тентү үткәргән.

Associated Press-ка полиция вәкиле икесе дә “көч куллану гамәлләрен” планлаштыруда шикләнелә дип белдергән.