Анапа җәйләвендә азыктан агуланган 44 бала хастаханәгә салынды

Новороссийски-Мурмански поездында барганда 44 бала эчәк авыруы белән хастаханәгә салынды.

Анападагы сәламәтләндерү җәйләвеннән кайтканда ул балалар азыктан агулану билгеләре белән Мичурински, Тверь, Рязань, Мәскәү Петрозаводски хастаханәләренә салынган.

Роспотребнадзор үз вәкилләрен җәйләүдәге азык-төлек сыйфатын тикшерергә җибәргән.

Иминлек кагыйдәләренә туры килмәгән хезмәт күрсәтү матдәсе нигезендә җинаять эше ачылган.