Журналист Рәфис Измайлов вафат булды

11 сентябрьдә журналист Рәфис Измайлов озакка сузылган авырудан соң 72 яшендә вафат булды. Ул гомеренең соңгы ун елын Татарстанның Русиядәге вәкиллеге матбугат хезмәтендә эшләгән иде.

Рәфис Измайлов Мөслим районының Мәллә-Тамак авылында туа. 1969 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый. 1981 елда КПСС Үзәк комитеты каршындагы иҗтимагый фәннәр академиясен тәмамлый.

Университеттан соң төрле басмаларда эшли. Язмалары «Казан утлары», «Казан», «Дружба» һәм башка журналларда дөнья күрә.