Иранда Бушер атом электр станциясе эшли башлады

Иранда Русия ярдәме белән төзелгән Бушер атом электр станциясе эшли башлады.

Тантанада Русия энергетика министры Сергей Шматко һәм “Росатом” башлыгы Сергей Кириенко катнашты.

Әлегә станция 350-400 мегаватт куәтендә генә эшли. Тулы - мең мегаватт куатендә кайчан эшли башлаячагы белдерелмәде.