Сүриядә каршылык чараларын бастырганда 12 кеше һәлак булган

Хокук яклаучылар хәбәр итүенчә, Сүриядә оппозициянең хакимияткә каршы протест чараларын иминлек көчләре куып таратканда кимендә 12 кеше үтерелгән.

Бәрелешләр мәчтеләрдә җомга намазлары тәмамлангач башланган. Хокук яклаучыларда булган мәгълүматларга караганда, Һомс, Һама һәм ил башкаласы Шәм-Шәриф янында гаскәрләр демонстрантларга каршы көч кулланган. 12 яшьлек үсмер дә һәлак булган.

Армиянең узган атнадан бирле Төркия чигендәге Җабал әз-Зәвия төбәгендә операциясе дәвам итә.

Бүген телевидениедә Сүриянең элекке хәрби түрәсе, июнь аенда оппозиция ягына чыгып Төркиягә качкан Хөсәен әл-Хамруш белән әңгәмә язмасы күрсәтелде. Ул әңгәмәдә хәрбиләргә Бәшәр Әсадка каршыларга атарга фәрман бирелде дигән үз сүзләрен кире кага.

Әнкара Сүрия оппозициясенең, Төркия Шәм-Шәриф белән әл-Хамрушны бирү турында сөйләшүләр алып бара дип гаепләвен кире кага.