Рәҗәп Эрдоган Триполидә сөйләшүләр үткәрде

Рәҗәп Эрдоган Триполида чыгыш ясый

Бүген Төркия премьер-министры Рәҗәп Эрдоган Триполида сөйләшүләр үткәрде. Эрдоган “либияләр гади халыкның иреккә омтылышын бер генә хакимиятнең дә җиңә алмавын бөтен дөньяга күрсәтте” дип әйтте.

Либиядә Милли күчеш шурасы гаскәрләре алып ташланган диктатор Мөәмәр Каддафи тарафдарларын Бани-Вәлид һәм Сирт шәһәреннән чыгару өчен һөҗүмнәрен дәвам итте.

Бани-Вәлидкә һөҗүмнәр берничә юнәлештә бара. Либиянең яңа хакимияте гаскәрләре кергән Сирт шәһәрендә каты сугышлар баруы хәбәр ителә.