Либиянең яңа хакимияте гаскәрләре Сиртта һава аланын кулга төшерде

Либиядә Милли күчеш шурасы гаскәрләре Сирт шәһәренең һава аланын һәм аның янындагы хәрби ныгытманы үз контроленә алды.

Бу хакта Би-би-си, Либиянең яңа хакимияте вәкиле сүзләренә таянып, хәбәр итә. Алып ташланган диктатор Мөәмәр Каддафи тарафдарлары кулында булган Сирт һәм Бани-Вәлид шәһәрләренә һөҗүмнәр дәвам итә. Каддафига каршылар илнең көньягындагы Сибһа шәһәренә таба бара.

Элгәре Либиянең элекке башлыгы яклылар, Каддафи Либиядә һәм аның озак вакытлар дәвамында каршылык күрсәтергә көчләре җитәрлек дип белдерде.

Каддафи вәкиле НАТО Сиртны бомбалаганда йөзләрчә кеше һәлак булды дип гаепләү белдергән иде. НАТО бу мәгълүматны кире какты.