Ярославльдә дагыстаннар җәмгыятенең элекке башлыгы үтерелгән

Аның исеме әйтелми. Русия тикшерү комитетының төбәк идарәсе белдерүенчә, 37 яшьлек ир-атны якшәмбе төнендә шәһәр урамнарның берсендә табып алганнар. Аңа атып үтергәннәр.

Хокук саклау оешмасы ул май аена кадәр Ярославльдәге дагыстаннар җәмгыятенә җитәкчелек иткән, дип белдерә. Җинаять эше ачылган.