Әнкарада шартлау, кимендә 30 кеше яраланган

Төркия башкаласы үзәгендә көчле шартлау нәтиҗәсендә кимендә 30 кеше яраланган, кимендә дүртесе авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. Соңгы мәгълүматларга караганда, бомба машина эченә яшерелгән булган.