Татарстанның Свердлаудагы вәкиле Оренбурга килде

Татарстанның Свердлаудагы яңа вәкиле Ринат Садриев һәм мөхәррир Фәннүр Гайсаров

Унбиш ел элек ачылган вәкиллек үз эшчәнлегендә Урал регионнарында яшәүче татарлар тормышы белән кызыксынып яшәргә тиеш булса да, алай ук килеп чыкмады. Татарстанның Свердлаудагы яңа вәкиле Ринат Садриев Урал татарлары белән танышуны Оренбурдан башлады.

Узган атнада Татарстанның Свердлаудагы яңа вәкиле бер көн эчендә Оренбурның татар җәмәгатьчелеге белән очрашып, шәһәрнең татар театрында, китапханәсендә, “Хөсәения” мәчетендә, мәктәп һәм музеенда, газета редакциясендә булып өлгерде.

Ринат Садриев иң элек төбәктәге татар җәмәгатьчелеге белән Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар драма театрында очрашып сөйләште.Очрашуда куелган проблемалар җитди иде: татар авылларының хәле, халыкның туган телен үстерү юллары, төбәктә татар телендә радио-телевизион тапшыруларның булмавы, хакимият тарафыннан Сабантуйлар үткәрү өчен бик аз акча бүленеп бирелүе һәм башкалар.

Оренбур драма театрында очрашу
Мисал өчен, Сакмар районы Үрге Чебенле авылында берничә ел элек янгын чыгып мәдәният йорты янды, балалар бакчасы бөтенләй юк. Шулай ук янгыннан соң Шарлык районының Яңамуса белән Йөзәй авыллары да мәдәният учаксыз калды.

Нур Хөсәенов – тумышы белән Үрге Чебенле авылыннан, үзе шәһәрдә яшәсә дә, авыл советы депутаты, шәһәрнең “Туган тел” мохтарияте әгъзасы , бу проблемаларны чишү хакында вәкилгә сорау бирде.

Ринат Садриев әлеге хәлнең чишелеш юлын күрсәтеп: “Озакламый сайлаулар булачак, депутатлар алдында сез бу сорауны да куярга тиешсез”, диде.

Театр алдында торган мәсьәләләрнең берсе – яшь артистларны фатир белән тәэмин итү. Бу хакта театрның мөдир урынбасары Флёра Әлимгулова ишеттерде. Театрдан соң Ринат әфәнде шәһәрнең татар дөньясы белән бәйле булган урыннар белән танышып чыкты.

Хөсәен Ямашев исемендәге китапханәдә төзекләндерү эшләре бара иде. Китапханә шушы көз айларында үзенең 105 еллык тарихын билгеләп үтәчәк. Кунак алып килгән китаплар китапханәнең яңа фондын төрлеләндерде. Китапханә хезмәткәрләре күптән түгел Казанда чыккан “Идел“ журналының чираттагы санын бүләк иттеләр. Әлеге журналның саны Оренбур татарларына багышланган.

Ринат Садриев татар музеенда
Китапханәдән ерак түгел төрки дөньясында танылган “Хөсәения” мәдрәсәсе урнашкан. Бүгенге көндә бу йортта Аграр университетының агрономия факультеты. Күптән түгел “Хөсәения” мәдрәсәсе диварында узган гасыр башында әлеге бинада “Хөсәения” мәдрәсәсе булганы турында язу куелды. (Ул Аграр университеты җитәкчеләре тарафыннан эленде. Ни кызганыч, моны татар җәмәгатьчелеге булдыра алмады). Октябрь аенда Оренбурда мәдрәсәнең ачылганына 120 һәм шул ук исем белән аталган Җәмигъ мәчете янындагы бер бинада мәдрәсә тергезелүенең 20 еллыгына карата оештырылган фәнни-гамәли конференция үтәчәк.

Чираттагы танышу – татар телен тирәнтен өйрәнүче 38 нче санлы мәктәп иде. Өйләренә кайтып баручы балаларны күргән кунак алар белән әңгәмә дә корып өлгерде. “Балаларымның үз туган телен белмәүдә мин үземне генә гаеплим, шушы хатаны төзәтү өчен бу мәктәпкә мин оныгымны алып килдем”, дип сөйләде бер абзый.

Кунаклар шулай ук берничә ай элек кенә ачылган татар зыялысы Мәдинә Рәхимкулова исемендәге музей белән танышып, татар теле бүлмәсендә дә булдылар.

Әлбәттә, Ринат Садриев татар утарын барып күрмичә булдыра алмады. Бу йортта “Яңа Вакыт” газетасы редакциясе белән татар музее бергә урнашкан. Атналык, 2 мең 200 тиражы булган газета редакциясендә барлыгы ике кеше эшли: мөхәррире Фәннүр Гайсаров һәм озакламый 85 яшен билгеләп үтәчәк Әминә Моратова.

Ринат Садриев шәһәрдән соң, төбәкнең иң зур татар авылы – Татар Каргалы авылында төзелгән өченче мәчет белән танышты. Оренбур татар эшкуарлары рәисе Әнвәр Искәндәров ярдәме белән төзелгән әлеге мәчет белән мәдрәсә киләсе елда сафка басачак.

Татарстанның Свердлаудагы яңа вәкиле Ринат Садриев Оренбур төбәге татарлары белән танышуны Муса Җәлилнең туган авылы Мостафада тәмамлады. Вәкилнең монда килүенең сәбәбе бар: Оренбур губернаторы белән Татарстан президенты тарафыннан Муса Җәлил музеен тергезү хакындагы килешүгә кул куелды.