Хабаровскидә Татарстан вәкиллеге ачыла

Татарстан вәкиллеге Хабаровски шәһәрендә булдырылачак. Бу турыда республика премьер-министры Илдар Халиков Ерак көнчыгыш татар конгрессы вәкилләре белән очрашуында белдерде.

Премьер сүзләренә караганда, Русиянең Ерак көнчыгышы Татарстан өчен зур әһәмияткә ия. Анда яшәүче милләттәшләребез Татарстан белән бу төбәк арасындагы бәйләнешләрне ныгытуда зур ярдәм итәргә мөмкин.

Соңгы мәгълүматларга караганда Хабаровскидә бүген 23 мең татар яши.