Фәләстин башлыгы БМОда әгъзалык сорап рәсми гариза тапшырды

Мәхмүд Габбас Пан Ги Мунга Фәләстин дәүләтен тану турында гариза тапшырды

Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүд Габбас БМО-ның генераль секретаре Пан Ги Мунга Фәләстин дәүләтен тануны һәм аны Берләшкән Милләтләр Оешмасына алуны сорап рәсми гариза тапшырды.

БМО-ның Гомум мәҗлесендә чыгыш ясап, Габбас дөньяның барлык илләрен дә Фәләстиннең бәйсезлеген танырга чакырды. Габбас сүзләренә караганда, фәләстиннәр Израиль белән килешеп яшәргә каршы түгел, ләкин Тель-Авивның фәләстин җирләрендә яһүд авылларын төзәргә тырышуы икеяклы сөйләшүләрнең дәвам итү мөмкинлеген юкка чыгарды.

Израиль һәм АКШ фәләстиннәрнең БМОга тапшырган гаризасы уңаеннан үкенечен белдерде. Вашингтон һәм Тель-Авив Фәләстин автономиясе җитәкчеләрен икеяклы сөйләшүләр алып барырга чакырды.

Үрдүннең Көнбатыш ярында исә Фәләстин җитәкчеләренең БМОга тапшырган гаризасын яклап меңнәрчә кеше урамга чыкты.