Медведев Путинны президентлыкка тәкъдим итте

Your browser doesn’t support HTML5

24 сентябрьдә Бердәм Русия фиркасе корылтаенда Русия президенты Дмитрий Медведев премьер-министр Владимир Путинга 2012 елда президент сайлауда үз намзәтен чыгарырга тәкъдим итте. Үз нәүбәтендә Путин Медведевка 4 декабрьдә үтәчәк Дума сайлауда «Бердәм Русия» фиркасе исемлеген җитәкләргә тәкъдим итте.