Израил тышкы эшләр министры БМОда фәләстиннәрнең гаризасы каралуына каршы чыкты

Израил тышкы эшләр министры Авигдор Либерман БМО фәләстиннәрнең ил бәйсезлеген тану турындагы гаризасын тикшерә башласа, моның киләчәге бик үк күңелле булмаска мөмкинлеген әйтте.

Израил радиосына ул Иминлек Шурасы яки Генераль Ассамблеяның фәләстин гаризасын каравы Израил тарафыннан җавапсыз калмаячагын белдерде.

Мисыр һәм Испания вәкилләре БМОның Генераль Ассамблеясы утырышында чыгыш ясап, Фәләстин дәүләтен тану мөһимлеген әйткән Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүд Габбасны яклады.

Аерым алганда Испания тышкы эшләр министры Тринидад Хименес ике тарафның солых сөйләшүләре һәм фәләстин дәүләтен булдыру Фәләстин-Израил арасындагы низагны чишүнең иң үтемле юлы булуын әйтте.