Страсбург мәхкәмәсе Русияне Чечняда яшәүче ханымга 63 мең евро түләргә мәҗбүр итте

Европадагы кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиягә Чечняда яшәүче Әминат Бәксолтанова шикаяте буенча 63 мең евро түләргә йөкләтте.

Страсбургтагы мәхкәмә карары буенча, Русия Европа кеше хокуклары һәм иреге конвенциясенең кайбер матдәләрен бозган.

Әминат Бәксолтанова мәхкәмәгә русия хәрбиләрен шикаять итеп мәрәҗәгать иткән иде. Аның сүзләренә караганда, 2004 елда Ачхой Мартан авылында рус гаскәрләре аның улын канунсыз рәвештә тоткарлап үтереп ташлаганнар.

Бәксолтанова Русия хакимиятен шулай ук улының юкка чыгуын тикшермәгәне өчен гаепләде.