Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис быел үзенең 70 яшен билгели. Гомеренең зур өлешен совет чорында үткәргән шагыйрь “Азатлык” хәбәрчесе белән очрашып, үзенең хатирәләре белән уртаклашты.
Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис 1941 елның 6 маенда туган. Быел яз көннәрендә аның шигъриятенә багышлап, фәнни-гамәли конференция үткән иде. Шушы көннәрдә шагыйрьнең юбилее уңаеннан Казан сәхнәләрендә бер-бер артлы аның “Кыссаи Йосыф” балеты, “Шагыйрь мәхәббәте” операсы һәм “Умырзая” драмасы куелды.