Ренат Харис: “Совет заманын сагынам”

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис быел үзенең 70 яшен билгели. Шушы көннәрдә Казан сәхнәләрендә аның “Кыссаи Йосыф” балеты, “Шагыйрь мәхәббәте” операсы һәм “Умырзая” драмасы куелды. Ренат әфәнде “Азатлык” хәбәрчесе белән очрашып, үзенең совет чоры хатирәләре белән уртаклашты.