Галиәсгар Камал театры яңа 106нчы мизгелен ача

Галиәсгар Камал театры

Галиәсгар Камал театры яңа 106нчы мизгелендә татар хатын-кызларыннан беренче мөфти Мөхлисә Бубига багышланган спектакль күрсәтәчәк.

Пьеса “Үлеп яратты” дип атала, аның авторы Ркаил Зәйдулла. Премьераның режиссеры – яшь талант иясе Илгиз Зәйниев.

Сталин репрессияләре корбаны булган, төрмәдә атып үтерелгән Мөхлисә Буби ролендә – Нәҗибә Ихсани һәм Дания Нурулла.

Мөхлисә Буби абыйлары белән берлектә татар халкы тормышында зур эз калдырган. Алар оештырган Иж Бубый мәдрәсәсендә татарлар гына түгел, башка милләт балалары да белем алды.

Бүген бик күп авылларда урнашкан татар мәктәпләренә, гомумән,татар телендә уку-укыту ситемына ябылу куркынычы янаганда бу пьеса бик актуаль яңгырый, диләр Камал театрында.

Галиәсгар Камал театры яңа мизгелен 14 октябрьдә ача.