Грециядә бер тәүлеккә эш ташлау игълан ителде

Грециядә бүген бер тәүлеккә эш ташлау игълан ителде. Кешеләр хакимият тәкъдим иткән дәүләт казнасын кысу чараларына каршы чыга.

Эш ташлауда дәүләт хезмәткәрләре белән бергә хосусый ширкәтләр дә катнаша. Бүген Греция очкычлар кабул итми. Илдә җәмәгать транспорты эшләми, Әгә диңгезендә юлчыларны ташый торган көймәләр туктады. Мәктәпләр ябык, хастаханәләрдә бары тик кизүдә торучылар гына калган.

Афиннарда бүген кимендә 20 мең кеше шәһәр буйлап протест йөрешендә катнашты.

Казна дефицитын бетерүгә юнәлгән чаралар нигезендә милеккә яңа салым кертеләчәк һәм 30 мең дәүләт хезмәткәрләре кыскартылачак. Авыр бурычлар кризисы шартларында Греция Европа Берлегеннән һәм Халыкара валюта фондыннан чираттагы финанс ярдәме алырга тырыша.

Грециядәге дефолт куркынычы һәм евроның начар хәле аркасында Moody's агентлыгы Италиянең кредитлар рейтингын тагын бер кат төшерде.