Зәбирова: “Тарихи Казан комсыз хуҗалар кулында”

Your browser doesn’t support HTML5

Тарихи биналарны саклау белән инде 35 ел шөгыльләнгән Бөтенруссия һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге башлыгы урынбасары, архитектор Фәридә Зәбирова иске Казанның кыяфәте бозылуы өчен үз нәфесен тыя алмаган җир хуҗаларын гаепли.

Соңы айларда Татарстан җитәкчелеге Казанның тарихи үзәген саклап калуга игътибарын арттырды. Бу мәсьәләгә багышланган чираттагы җыелышта Казан үзәгендә 45 йортның рөхсәтсез төзелүе ачыкланды. Президент Рөстәм Миңнеханов әлеге төзелешләрне туктатырга, ә ике корылманы җимерергә боерды.

Тарихи биналарны саклау белән инде 35 ел шөгыльләнгән Бөтенрусия һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге башлыгы урынбасары, архитектор Фәридә Зәбирова иске Казанның кыяфәте бозылуы өчен үз нәфесен тыя алмаган җир хуҗаларын гаепли.