Әфганстанда чит ил гаскәрләренә каршы протест чарасы узды

Кабулдагы каршылык чарасыннан бер күренеш

Әфганстанга халыкара гаскәрләрнең кертелүенә 10 ел тулган бу көннәрдә башкала Кабулда ике йөзгә якын кеше митингка чыкты.

Алар чит ил гаскәрләрен илдән кичекмәстән китүен таләп иттеләр, Америкага каршы шигарьләр кычкырып АКШ байрагын яндырдылар.

Иртәгә, җомга көнне Әфганстандагы чит ил интервенциясенә 10 ел тула. Көнбатыш гаскәрләре бу илгә талиблар АКШ-ка Усама бин Ладинны тапшырудан баш тарткач кертелде.