ВВС биш ел эчендә ике мең хезмәткәрне кыскартачак

ВВС логосы

Британиянең ВВС (Би-би-си) телерадиотапшырулар корпорациясе якындагы биш елда ике меңгә якын эш урынын кыскартачак.

Ширкәтнең башлыгы Марк Томпсон сүзләренә караганда, кыскартулар ВВС бюджетын 20 процентка азайтү зарурлыгы белән бәйле. Чөнки Британия телевидение өчен гомумдәүләт салым алуны туктатып тора.

ВВС алдагы кыскартуларны корпорация тарихында моңарчы бер дә булмаган дип бәяли. Шуңа карамастан тапшырулар сыйфатын һәм аларның санын мөмкин кадәр үзгәртмичә калдыру күзаллана. Хәзерге вакытта ВВС-дә 23 мең кеше эшли.