Бухарестта НАТО беректәшләре җыелды

НАТО Генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен

Бухарестта НАТО Парламент ассамблеясенең чираттагы җыелышы ачылды. Өч көн дәвамында 400-дән артык делегат беректәшләр мөнәсәбәтләрендәге мәсьәләләрне тикшерәчәк, Либия һәм Әфганстандагы хәрби операцияләр турында фикер алышачак.

Көн тәртибендә шулай ук Русия белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен өйрәнү дә бар.

НАТО әгъзалары җыелышы уңаеннан Бухарестта гадәттән тыш иминлек чаралары тәэмин ителде.