Тигезсезлеккә каршы чаралар Чикагога барып җитте

Чикагодагы протест чарасы

Чикагода социаль тигезсезлеккә каршы протест чарасы узды. Анда берничә мең кеше катнашты. Алар арасында – укытучылар, танылган руханилар бар иде.

Алар кулга-кул тотынышып шәһәр үзәгендәге бер юлга утырып «Мәктәпләребезне коткарыгыз! Өйләребезне коткарыгыз!» дигән шигарьләр кычкыралар иде.

Чикаго мэры Рам Эмануэл АКШ соңгы вакытта кичергән икътисади авырлыклар кешеләрдә моңарчы һич күрелмәгән ачу тудырды, диде.

Моңа охшаш протест чаралары элегрәк Нью-Йоркта узды. Анда җыелган халык «Уолл-Стритны алу!» шигаре астында ризасызлыгын белдерәләр иде