Татарстанда мөселман балалары өчен беренче интернат ачыла

Балалар Чаллы мәчетендә намаз укый

Чаллының “Әбузәр” мәчете каршында бүген мөселман балалары өчен интернат ачыла.

Ул күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, ялгыз ата-аналарга хәйрия ярдәме күрсәтү, сәләтле балаларны тәрбияләү максаты белән оештырыла.

Балалар белемне гомуми урта мәктәпләрдә алса, интернатта ислам кыйммәтләрен үзләштерә алачак.

Киләчәктә анда Россия ислам университетына керергә теләүчеләрне әзерләргә ниятлиләр, хәбәр итә Татар-информ агентлыгы.