Камал театры бүген яңа 106нчы мизгелен ача

"Яшь йөрәкләр" спектакленнән бер күренеш

Камал театры бүген яңа 106 нчы мизгелен Фәтхи Бурнашның “Яшь йөрәкләр” спектакле белән ача.

Бу мизгелдә артистлар 6 премьера әзерли. Беренчесе - Фатих Хөснинең “Йөзек кашы” спектакле. Ул иртәгә күрсәтеләчәк. Тагын бер премьера татар хатын-кызларыннан беренче мөфти Мөхлисә Бубига багышлана. Пьеса “Үлеп яратты” дип атала, аның авторы Ркаил Зәйдулла. Премьераның режиссеры – яшь талант иясе Илгиз Зәйниев.

Мөхлисә Буби абыйлары белән берлектә татар халкы тормышында зур эз калдырган. Алар оештырган Иж Бубый мәдрәсәсендә татарлар гына түгел, башка милләт балалары да белем алды.