Йәмәндәге демонстрациядә алты кеше һәлак булды

Йәмән башкаласы Санада хөкүмәт көчләре президент Гали Габдулла Салихның вазифадан китүен таләп итүче демонстрациячеләргә ут ачты. Алты кеше һәлак булды, дистәләрчә кеше яраланды.

Шартлау һәм атыш тавышлары Сананың төньягындагы Әл-Хасаб районында ишетелде. Анда хөкүмәт көчләре белән җирле кабиләләр вәкилләре арасында бәрелешләр булды.

Йәмәндә хөкүмәткә каршы демонстрацияләр февраль аеннан бирле дәвам итә. Рәсми саннарга караганда, президент Салих тарафдарлары белән аңа каршы чыгучылар арасындагы бәрелешләрдә меңьярымлап кеше һәлак булган.