Егермелекнең финанс министрлары еврозона бурычлары турында сөйләшә

Иң көчле икътисадка ия 20 илнең финанс җитәкчеләре Парижда еврозонадагы бурычлар кризисыннан чыгу юллары турында сөйләшүләрне дәвам итте.

Кичә ачылган бу җыенда каралган төп мәсьәләләрнең берсе – Халыкара валюта фонды резервларын арттыру турында булды.

Җыенның йомгаклау белдерүе өлгесендә Егермелек 23 октябрьдә үтәчәк еврозона саммитыннан еврозонаның авыр финанс хәлендә калган илләренә ярдәм итү юнәлешендә яңа адымнар көтә диелә.