Бөкбританиянең элекке саклану министрын алдауда гаепләргә мөмкиннәр

Бөкбританиянең элекке саклану министры Лайм Фокска каршы тикшерү башланачак. Ул алдауда шикләнелә. Бу хакта Лондон полициясе вәкиле белдерү белән чыкты.

Җомга көнне Лайм Фокс үзенең якын дусты – эшмәкәр Адам Верритига бәйле эштән китәргә мәҗбүр булды. Верритти бернинди дәүләт вазифаларында булмаган килеш, рәсми сәфәр вакытында Фоксны озата йөреп, үзен саклану министры киңәшчесе дип тәкъдим итә торган булган. Парламенттагы оппозиция Верритти анда өре хәрби сәнәгатьчеләр мәнфәгатьләрен кайгырткан дип саный.

Якшәмбе санында Independent газетасы Адам Верритти Мәхмүт Әхмәдинеҗадны урыныннан алып ату өчен Ираннан булган эмигрантлар белән сөйләшүләр алып барган дип язды.

Фокс үзе аның Верритти белән шәхси һәм хезмәт мөнәсәбәтләре “бик буталган” дип әйтте, әмма ниндидер канунсыз эш эшләгәнен кире какты.