Самарда Сөмбелә бәйрәме узды

"Сөмбелә-2011"не Самар шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте оештырды. Мохтарият рәисе Туктаргали углы Рифкат Хуҗинга денислылар бавырсак бүләк итте.
 

Губерна Думасы депутаты Наталья Боброва "Азатлык" хәбәрчесе Шамил Баһаутдинга үз китабын бүләк итте. Шамил Баһаутдин Наталья ханымга - кәнфит

Рөстәм Асаев бәйрәмдә унбер җыр башкарды.

Татарстан Җөмһүрияте атказанган артисты Рөстәм Асаев җырлаганда, сәхнәдә балалар да биеде.

"Сәйдәш" ансамбле биючеләре Альберт Әхмәтов һәм Әлфия Хәбибуллина кырым татарлары биюен башкарды.

Тольятти эшмәкәре Рәшид Нурмөхәммәтов Денис авылы түрәсе (сулда) Хаби углы Өлфәт Сәлаховка бүләкнең зурысын әзерләгән.

Самар өлкәсенең бердәнбер татар хатын-кыз фермеры Суфия Зыятдиновага Губерна Дума рәисе Виктор Сазонов бүләк бирә.

Хәсәнша кызы Нурсинә Хәкимованы Губерна Дума рәисе Виктор Сазонов бүләкли.

Сөмбелә бәйрәмен Наилә Сабирҗанова алып барды.

Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Миннәхмәт Халиуллов Нурсинә ханым Хәкимовага татар халык мәкальләренең өч томлыгын һәм Казанда чыккан барлык татар газетларына язылу өчен акча бирде.

21 ел буена “Сөмбелә” бәйрәмен алып баручы Шамил кызы Наилә Сабирҗановага үз рәхмәтләрен шәһәр мохтарияте җитәкчесе Рифкат Хуҗин җиткезә.

“Таң йолдызлары” ансамбленең программасы күмәк җыр-биюдән торды. Сәнгатьнең бу төрен халык алкышлап карады.

"Таң йолдызлары" ансамбленең музыка җитәкчесе Салих углы Рәшид Сабиров.

Талип хәзрәт Яруллин халык алдында вәгазь тотты.

Шагыйрь Ркаил Зәйдулла дәртле, милли рухлы шигырьләрен укып, халыкны куандырды.