Төркмәнстан Европага газ тапшыру уңаеннан Русия мөнәсәбәтенә аптырый

Төркмәнстандагы газүткәргечнең ачылу тантанасыннан күренеш

Төркмәнстан Тышкы эшләр министрлыгы Ашхабадның Европа Берлеге белән энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек итү уңаеннан Русия мөнәсәбәтенә аптыравын белдерде.

Билгеле булганча, Төркмәнстан үзенең табигый газын Европага Транскаспий газүткәргече ярдәмендә тапшырырга тели. Мәскәү исә моңа каршы чыга. Чөнки Русия фикеренчә, Каспий диңгезенең хокукый статусы әлегә чишелмәде.

Европа Берлеге исә Төркмәнстаннан газ тапшыру проекты хокукый яктан бәхәссез дип үз сүзендә тора. Чөнки газүткәргеч Азәрбәйҗан һәм Төркмәнстан җиреннән узачак.