Төркия Гыйракта көрд сугышчыларына каршы көрәшә

Төрек хәрбиләре көрд сугышчыларына каршы көрәшә

Төньяк Гыйракта 10 меңгә якын төрек гаскәре очкычлар ярдәмендә көрд сугышчыларының ныгытмаларын тар-мар итүен дәвам итә.

Ике көн эчендә төрек гаскәрләре берничә йөз көрд сугышчысын юк итте. Алар атна башында Төркиянең көньяк-көнчыгыш чиген узып төрек хәрбиләренә һөҗүм итә, соңыннан алар Гыйракка качып китә.

Көрд сугышчыларының әлеге һөҗүме нәтиҗәсендә 24 хәрби һәлак була, 16 кеше яралана.