Башкортстан гүзәл затлары корылтае үтте

Уфада Башкортстан хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының III корылтае үтте. Анда Башкортстаннан тыш, Татарстаннан һәм башка күрше өлкәләрдән дә вәкилләр катнашты.

Биш йөздән артык кеше катнашкан әлеге җыенда төрле һөнәр ияләре: галимнәр, укытучылар, табиблар, иҗат әһелләре уртак проблемаларны тикшерде һәм киләчәккә уй-ниятләр корды. Республика хатын-кызлары соңгы елларда иҗтимагый тормышта шактый әүземләште. Аларның саны рәсми хакимияттә дә арта тора. Яшәештәге җитешсезлекләрне дә кыю күтәрә һәм аларны чишүне контрольдә тотарга тырыша хатын-кызлар.

Гүзәл затларның һәртөрле хокукларын яклауда да Башкортстан хатын-кызлары оешмасы күп чараларда үрнәк күрсәтә. Бу тәңгәлдә Гөлшат Басыйрова җитәкләгән “Мәрхәмәт” оешмасы, “Башкорт хатын-кызлары” җәмгыяте, “Сәхипҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы һәм башка шундый җәмәгатьчелек үзәкләре күп эш башкара.

Корылтайда чыгыш ясаучылар бүгенге тормыштагы кире күренешләргә игътибарны җәлеп итте. Яшь буынны тәрбияләүдә хатын-кызларның, аналарның роле аеруча зур, шуңа күрә гүзәл затлар иң беренче чиратта гаилә учагын саклаучы һәм балаларга яхшы тәрбия бирүче булырга тиеш.

Яшь-җилкенчәк арасында киң җәелә барган эчкечелек, наркомания, үз-үзләренә кул салу кебек тискәре күренешләр арта барганда фәкать гаиләдәге төпле тәрбия генә уңай нәтиҗәләргә китерә ала. Менә шундый фикерләр еш яңгырады корылтайда.

Филология фәннәре докторы, фольклор белгече Розалия Солтангәрәева сүзләренчә, хатын-кызлар җилкәсенә бүгенге көндә бик күп мәшәкатьләр өстәлә. “Аларга да ярдәм һәм игътибар кирәк”, - ди Розалия ханым.

Розалия Солтангәрәева әйтүенчә, Башкортстан хатын-кызлары оешмасы киләчәктә районнардагы бүлекләре эшчәнлеген дә киңрәк җәелдерергә тиеш. Гүзәл затларның йогынтысы һәр даирәдә, һәр юнәлештә тәэсирле булсын, дип тели танылган галимә.