Согуд Гарәбстаны шаһзадәсе Солтан бин Габдел Газиз әл-Сауд вафат булды

Бүген 83 яшендә Нью-Йорк хастаханәсендә Согуд Гарәбстаны шаһзадәсе Солтан бин Габдел Газиз әл-Сауд вафат булды.

Соңгы берничә елда шаһзадә Солтан яман шеш белән авырды. Июль аенда аңа Нью-Йоркта операция ясалды.

Согуд шаһзадәсе илдә саклану һәм авиация министры вазифасын башкарды.