Либиянең милли күчеш шурасы илне азат итү турында якшәмбе игълан итәчәк

Либидәге милли күчеш шурасы илне азат итү турында якшәмбе игълан итәчәк. Бу хакта Associated Press агентлыгына хәрбиләр вәкиле Габдел-Рахман Бусин белдерде. Чараның ни өчен кичектерелүен ул аңлатмады.

Элегрәк милли күчеш шура вәкилләре илне азат итү турында шимбә көнне Бенгази шәһәрендә игълан ителәчәк дигән иде.