Казанда Айдан һәм Марстан төшкән ташларны күрсәтәләр

Your browser doesn’t support HTML5

Казанга Мәскәү өлкәсенең Дедовск шәһәреннән дөньяда бик сирәк очрый торган зур аһәмияткә ия метеорит кисәкләрен китерделәр. Казанлылар аларны Казан федераль университетының геология факультеты музеенда күрә ала. “Казанда йолдызлар яңгыры” күргәзмәсе кысаларында әлеге табылдыклар Татарстанда март аена кадәр булачак.