Таиланд башкаласында яшәүчеләр ташкыннан кача

Таиландны су баса

Меңнәрчә кеше Таиланд башкаласы Бангкокны ташлап китә. Анда атна ахырында көчле ташкын көтелә.

Илнең хакимияте кешеләр күченә алсын өчен алдагы 5 көнне ял көннәре итеп игълан итте. 9 миллионлы Бангкокта ташкын куркынычы турында кичә БМО белгечләре искәртте.

Таиландның төньягында көчле ташкыннар инде 3 ай дәвам итә. Нәтиҗәдә илнең берничә төбәге су астында калды. 360тан артык кеше һәлак булды.