Төркия зилзиләсендә һәлак булганнарның саны 600гә якынлаша

Зилзиләдә өйләрен югалткан кешеләр менә шундый чатырларда яши

Төркия көнчыгышындагы зилзиләдә һәлак булганнарның саны 570кә җитте. Ике меңнән артык кеше яраланды.

Хәрәбәләр астыннан исән килеш 187 кешене генә чыгарырга мөмкин булды. Алар арасында узган төнне коткарылган 13 яшьлек малай. Ул җимерекләр астында 108 сәгать калды.

Төркиядән килгән хәбәрләргә күрә, һәлакәттән соң өйләрен югалткан меңнәрчә кеше иң кирәкле әйберләргә мохтаҗлык кичерә.