Босниядәге АКШ илчелегенә һөҗүм эшендә 15 кеше тоткарланган

Сербиянең көньягында радикал исламчы төркем әгъзалары 15 кеше тоткарланган. Алар Сербиянең күршесе Босния һәм Герцеговинада АКШ илчелегенә һөҗүм иткән дип белдерелә.

Полиция Нови-Пазар, Сеница һәм Тутин шәһәрләрендә исламчыларның өйләрендә тикшерүләр үткәргән.

Җомга кичендә Сараеводагы АКШ илчелегенә автоматтан ут ачтылар, бер полиция хезмәткәре яраланды. Ут ачучы яралана һәм аны тоткарлыйлар. Ул – Сербиянең мөселманнар күп яшәгән Санджак төбәгенең үзәге Нови-Пазарда яшәүче Мәүлид Ясаревич.

Босниядәге АКШ илчесе Пэтрик Мун, нинди генә янаулар булмасын, Сараеводагы илчелек эшен дәвам итәчәк дип белдерде.