Казан һәм Уфадан хаҗга баручыларның соңгы төркемнәре юлга кузгалды

Хаҗилар Мәккә Мөкәррәмәгә җыела

Бүген иртән Казаннан һәм Уфадан хаҗга баручыларның соңгы төркемнәре юлга кузгалды.

Мөселманнарны Согуд Гарәбстанында “Идел-хаҗ” төбәкара хаҗ мәркәзе вәкилләре, Татарстаннан килгән табиплар көтеп тора. Алар хаҗилар белән изге сәфәрнең ахырына хәтле булачак.

Хаҗ йолаларын үти башлау, Мина үзәнлегенә китү көне 4 ноябрьгә туры килә. 5 ноябрьдә – Гарәфә тавында тору, 6 ноябрьдә - Корбан бәйрәме.

Хаҗилар Согуд Гарәбстанында 14-35 көн булачак, дип хәбәр итә Татар-информ агентлыгы.