Сембердә Милиция көнендә Путинга каршы чара үтте

Сембер активистлары "Путинсыз Русия – ирекле Русия!" шигаре белән

Сембер активистлары Милиция көнендә оештырылган пикетка Путин сәясәтенә кискен тәнкыйть белдергән шигарләр күтәреп чыкты.

Чараның төп оештыручысы, “Яблоко” фиркасенең җирле лидеры Игорь Топорков бу пикетның мәгънәсен һәм максатын менә ничек аңлатты:

Сембер активисты Путинга каршы шигар белән

– Сәер нәрсә килеп чыкты: бу көн – Милиция көне иде, хәзер ул эчке органнар хезмәткәрләре көне дип атала. Нинди “органнар” икәне аңлашылып та бетми. Бу – органнарның исемен үзгәртү генә түгел: аның мәгънәсе – Путинның полиция режимын ныгыту булып чыга. Моңа кадәр без “полицейский режим” дип әйтә генә идек, хәзер исеме җисеменә туры килә. Башка берни дә үзгәрмәде. Милиция нинди иде – шулай кала бирә.

– Ә нигә пикет өчен нәкъ милиция көнен сайладыгыз?

– Чөнки нәкъ шушы көнне милиция бәйрәмен оештыралар иде. Ә хәзер аны полиция көне дип атадылар. Ә безнең өчен бу көндә Путин режимына каршы ризасызлык күрсәтү өчен сылтау гына – повод.

Сембернең иилли хәрәкәт активисты Мөнир Насыйров та бу чараның Путинга каршы оештырылганын ассызыклады:

Сембер активисты Путинга каршы шигар белән

– Медведев президентлыкка килгәндә үк Путинның аңа үз урынын вакытлыча гына биреп торганы билгеле иде бит инде. Имеш, ул өченче мәртәбә президентлыкка омтылмыйча, Конституциягә каршы бармавын – аның таләпләрен бозмавын күрсәтте. Медведев исә, яхшы кешедәй күренсә дә, аның үз позициясе юк бит. Шахмат термины белән әйтсәк, Путин “ход конем” гына ясады.

Исемен әйтергә теләмәгән бер ханым да шундыйрак фикер белдерде:

– Минемчә, Путин үзен башлык итеп хис итә һәм шул ук юнәлештә эш алып бара. Аның “Единая Россия” фиркасе дә нәкъ элекке КПСС ролен уйный. Путин – “главный”, ул, гафу итегез тупас итеп әйткәнгә, ул – “пахан”.

“Яблоко” фиркасе әгъзасы, яшь егет Вячеслав Фомин:

– Илебездә бүген дә Владимир Путинның идарә итүен һәркем күрә-беләдер. Һәм киләчәктә дә ул өченче, дүртенче мәртәбә президент канәфиенә кайтырга омтыла.

АКШта перзидентлар бер мәртәбә президентлыкта булып киткәч, артабан бер вакытта да бу урынга кире кайтырга омтылмыйлар. Анда ике мөддәттән артык сайланган кеше дә булмаган. Дөрес, Икенче дөнья сугышы вакытында Рузвельт артыграк утырды. Ләкин монысы аңлашыла. Илнең язмышы хәл ителә торган заманада башкача мөмкин дә булмагандыр.