Италиядә яңа хөкүмәт башлыгы министр вазифасын да үтәячәк

Италиянең яңа премьер-министры Марио Монти үзе төзегән хөкүмәттә бер үк вакытта икътисад һәм финанс министры вазифасын башкарачак. Бүген моны Монти үзе хәбәр итте. Чәршәмбе ул рәсми рәвештә хөкүмәт башлыгы вазифасында эшли башлады.

Яңа хөкүмәт башлыгы Марио Монти - Европа комиссиясенең бер әгъзасы, дәрәҗәле итальян икътисадчысы булып тора. Ул парламентта ышанычын югалтып вазифасыннан киткән Сильвио Берлусконины алмаштырды.

Монти җитәкләгән хөкүмәтнең максаты, Италияне икътисади кризистан алып чыгу.