АКШ һәм Русия виза тәртибен сөйләшмәкче

19 ноябрьдә Русия белән Кушма Штатларның виза тәртибен җиңеләйтү буенча дипломатик сөйләшүләре булыр дип көтелә.

Пәнҗешәмбе Русия тышкы эшләре министры урынбасары Сергей Рябков белдергәнчә, Балида узучы Көнчыгыш һәм Көньяк Көнчыгыш Азия илләре Саммиты кысаларында АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон белән Русиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров очрашып, виза хакында фикер алышырга тиеш.