Кувәйт әмире каршылык чараларыннан соң иминлекне көчәйтте

Кувәйт әмире Шәех Сабах әс-Сабах ил хәрбиләренә һәм махсус хезмәтләргә иминлек чараларын көчәйтергә әмер бирде.

Мондый карарга килергә аны чәршәмбедә үткән хакимияткә каршы чаралар этәргеч ясый.

Кичә унлап кеше парламент бинасына бәреп керә һәм хөкүмәт башлыгының эшеннән китүен таләп итә. Каршылык белдерүчеләр Кувәйт әмиренең туганы саналучы премьер-министрны коррупциядә гаепли.

Күзәтүчеләр фикеренчә, башка гарәп илләрендә хакимияткә каршы чаралар башланганнан бирле Кувәйттәге бу шау-шу иң игътибарны җәлеп иткәне була.